Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Р. Миңнеханов яңа банкнотларда Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга өндәде

Мөрәҗәгатен ул Казан Кремле һәм КДУның төп бинасы фотолары белән дә җиткерде. (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә республика халкын Россия Банкының яңа банкнотларында Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды. «Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан», -...

Мөрәҗәгатен ул Казан Кремле һәм КДУның төп бинасы фотолары белән дә җиткерде.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә республика халкын Россия Банкының яңа банкнотларында Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды.

«Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан», - дип мөрәҗәгать итте Президент социаль челтәрдәге битләре аша. Биредә ул Казан Кремле һәм Казан дәүләт университетының төп бинасы фотоларын урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, икенче сайлап алу этабы барышында иң күп тавыш җыючылардан бүген конкурсның ун финалисты билгеле булды. Россия Банкы яңа банкнотларында 200 һәм 2000 сум акчаларда сурәтләнү өчен Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/05/125597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев