Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия фонды яңалыклары (сорау-җавап)

-Пенсиянең тупланма өлешен дәүләт тарафыннан финаслануның 2013 елның 1 октябереннән тукталуы дөресме? Сәлимә Вәлиева. -2013 елның 30 сентябре - дәүләт финанславыннан файдаланыу өчен гариза язуның соңгы көне. Алдагы ун елда пенсия тупланмаларын ике тапкыр арттырырга теләүчеләр бу вакытка кадәр: -РПФның район идарәсенә шәхсән үзең яки эш бирүче аша яки интернет-портал...

-Пенсиянең тупланма өлешен дәүләт тарафыннан финаслануның 2013 елның 1 октябереннән тукталуы дөресме?

Сәлимә Вәлиева.

-2013 елның 30 сентябре - дәүләт финанславыннан файдаланыу өчен гариза язуның соңгы көне.

Алдагы ун елда пенсия тупланмаларын ике тапкыр арттырырга теләүчеләр бу вакытка кадәр:

-РПФның район идарәсенә шәхсән үзең яки эш бирүче аша яки интернет-портал ярдәмендә (www.gosuslugi.ru, раздел личный кабинет) гариза язарга кирәк.

-ел ахырына кадәр кимендә 2000 сум күләмендәге беренчел взносны кертергә кирәк ( эш бирүче аша, шәхсән үзең түләү яки кредит учреждениеләре яки пластик карталарны файдаланып https:||uslugi.ru|pension-fund)

Дәүләт тарафыннан ике тапкыр арттырыла торган максималь сумма чиге - 12000 сум.

-2014 елдан пенсиянең тупланма өлешенә 6 түгел, 2 генә процент күчерелеп барылачак дип ишеттем, нишләп алай ул?

Иван Федоров.

-Пенсиянең тупланма өлешен формалаштыручы 1966 елгыдан яшьрәк граҗданнарга тарифны хәзерге 6 дан 2 процентка үзгәртү мөмкинлеге бирелә. Моның белән иминият тарифын 16 дан 20 процентка кадәр күтәрү мөмкинлеге тудырыла.

Әгәр гражданнар 2013 ел дәвамында тарифны үзләре сайлап алмыйлар икән, 2014 елдан мондый "дәшмәүләр" өчен тупланма өлешне формалаштыру өчен 2 процентлы тариф кертелә.

Әгәр "дәшмәүчеләр" 6 процентлы тарифны үзгәртмәскә уйласалар, 2013 ел дәвамында алар РПФның район идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

-2013 елдан "бәхет хатлары" килми башлый, имеш. Шәхси счетта күпме акча тупланганын каян белә алырбыз соң?

Ирина Туктаева

2013 елдан РПФ хатлар җибәрүне тутата. Гражданнар шәхси счетларында күпме акча тупланганын www.gosuslugi.ru дәүләт муниципаль порталы аша белә алалар. Бу мәгълүматларны РПФ белән килешү төзегән кредит оешмаларыннан һәм шәхси счеттан тулы күчерелмәне РПФның район идарәләрендә алырга мөмкин.

-Мин шәхси эшмәкәр. 2013 елда пенсия фондына күпме акча күчерәсе?

Зөлфәт Сабитов.

Мәҗбүри пенсия иминияте системасына түләү 2013 елда эшмәкәрләр өчен ике минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә исәпләнелә. 2013 елның гыйнварыннан МРОТ 5205 сум итеп билгеләнде. Шулай итеп, эшмәкәрләр өчен мәҗбүри пенсия иминияте тарифы:

5205 сум х 2 х 260 х 12 =32479,2 сум булып, бер айга 270,6 сум тәшкил итә. Ә мәҗбүри медицина иминияте күләме 1 МРОТтан исәпләнә. 5205х5,1%=318,5 сум. Еллык мәҗбүри иминият суммасы (пенсия һәм медицина) эшмәкәрләр өчен 35664,7 сум була.

РПФның район идарәсе

фото: informatio.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия яңалыклар

erid: 2VtzqxWHLUk