Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нормабашта “Авыл бәйрәме” узды

Кырык хужалыклы, сиксәнләп кеше яшәгән Нормабашның да, әлбәттә, үз проблемалары, үз мәшәкатьләре бар. Алар турында балыкчылар ярышы уздырылган көнне кич белән үткәрелгән "Авыл бәйрәм"ендә сүз булды.

Авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйлмуллин фатихасы белән башланып киткән, Кукмарадан килгән артистлар, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле катнашында узган әлеге бәйрәм дә оешкан төстә узды. Бәйрәмдә авылның юбилярлары, унган кешеләре тәбрикләнде. Флүзә һәм Рафис Нәҗмиевлар "Авылның иң чиста, чәчәк үстерүче хуҗалыгы" дигән дипломга лаек булдылар. Бәйрәмдә катнашкан һәркем Аш- Буҗидан эшмәкәр Фәнис Хамматдинов, Вахит авылында яшәүче авылдашыбыз Нурия, аның тормыш иптәше Нәфыйк Хөсәеновлар һәм авыл кешеләре ярдәме белән әзерләнгән мул сыйлы табынга чакырылды. Әлеге бәйрәмне уздыруга Нормабаш һәм Байлангардагы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл яшьләре зур өлеш керттеләр. Бәйрәм киче салют белән төгәлләнде.

Рәшит Минлегалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев