Наркомания - афәт ул
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән "Наркомания - афәт ул" дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета -журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы...
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән "Наркомания - афәт ул" дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета -журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы әйтелде. Китаплардан, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар күрсәтелде, укып фикерләр алышынды. Чарада 5-8 сыйныфлар арасыннан барлыгы 12 укучы катнашты, дип яза "Наш Кукмор".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев