Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары янына кунаклар килде
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары янына район пенсионерлар союзы әгъзалары кунак булып килгәннәр. "Бу безнең балалар өчен көтеп алынган зур бәйрәм булды. Алар килүгә тәрбияче Рузилә Миргазизова һәм педагог-оештыручы Зөлфәт Баязитов җитәкчелегендә балалар һәм мәктәбебез коллективы концерт программасы әзерләгән иде. Кунаклар да буш кул белән түгел - балаларга тәм-том,...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары янына район пенсионерлар союзы әгъзалары кунак булып килгәннәр. "Бу безнең балалар өчен көтеп алынган зур бәйрәм булды. Алар килүгә тәрбияче Рузилә Миргазизова һәм педагог-оештыручы Зөлфәт Баязитов җитәкчелегендә балалар һәм мәктәбебез коллективы концерт программасы әзерләгән иде. Кунаклар да буш кул белән түгел - балаларга тәм-том, бүләкләрдән тыш Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары катнашында бик матур уеннар, җырлар, биюләр алып килгәннәр. Балалар белән бергә җырлап-биеп күңел ачканнан соң, мәктәп буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар музей экспонатлары белән таныштылар. Мәктәп тәрбиячеләре, укытучылары һәм балалар көче белән төзелгән кар шәһәрчеге янында истәлеккә фотоларга төштеләр. Күңелле очрашу чәй өстәле артында тәмамланды", - дип хәбәр итте тәрбияче Рузилә Миргазизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев