Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубян көллияте студентлары Краснодарда “Яшь һөнәрчеләр” чемпионатының финалында катнаша (фото)

Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина Краснодарда "Яшь һөнәрчеләр" V Милли чемпионатының финалында катнаша. Алар "Ландшафт дизайны" компетентлыгында үз осталыкларын сыный. 15 майдан 19 майга кадәр Милли чемпионатның кунаклары һәм анда катнашучылар югары квалификацияле кадрлар әзерләү практикасы белән таныша, түгәрәк өстәл, мастер-класс, сессия һәм презентацияләрдә...

Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина Краснодарда "Яшь һөнәрчеләр" V Милли чемпионатының финалында катнаша. Алар "Ландшафт дизайны" компетентлыгында үз осталыкларын сыный.

15 майдан 19 майга кадәр Милли чемпионатның кунаклары һәм анда катнашучылар югары квалификацияле кадрлар әзерләү практикасы белән таныша, түгәрәк өстәл, мастер-класс, сессия һәм презентацияләрдә катнаша ала.

Чемпионатта техникум һәм көллиятләрдә белем алучы 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары - барлыгы 1200 укучы көч сынашачак. Конкурсантларның хезмәтен исә 1400 эксперт бәяли.

Фото Инстаграмнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев