Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлгән кешенең киемнәрен яндырыргамы? (сорау-җавап)

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе Татарстанның баш казые...

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы?


Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе



Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

- Сорауның беренче өлешенә килгәндә, мәрхүм кешенең әйберләрен, әгәр файдалана алсаң, яндыруга караганда, куллану әйбәтрәк. Кемгәдер бүләк яки сәдака итеп бирергә, мәсәлән. Кайдадыр урнаштырып файдалансаң, аңа савап була. Яндыру - кайдадыр чүп булып яткан, кирәкмәгән әйберне юк итү өчен генә эшләнә. Ә үлгән кешенең киемнәренә килгәндә, аны чүплеккә ташлаганчы, яндыру яхшырак. Яки берәрсенә бирергә мөмкин. Үлгән кеше кием кими бит ул, ул аны барыбер тере вакытында кигән булган, - дип җавап биргде ул.

"Безнең гәҗит"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев