Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Ак калфак” ансамбле фестивальдән беренче урын белән кайтты (фото)

(3 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Яр Чаллы шәһәрендә "Кама чыганаклары" дигән регионара милли мәдәни фестиваль узды. Конкурста катнашучылар үзләренең чыгышларын "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Бию", "Фольклор һәм гореф-гадәтләрне сәхнәләштерү", "Декоратив-гамәли сәнгать", "Милли кием" номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Фестивальдә районыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар фольклор ансамбле катнашты һәм беренче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды....

(3 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Яр Чаллы шәһәрендә "Кама чыганаклары" дигән регионара милли мәдәни фестиваль узды. Конкурста катнашучылар үзләренең чыгышларын "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Бию", "Фольклор һәм гореф-гадәтләрне сәхнәләштерү", "Декоратив-гамәли сәнгать", "Милли кием" номинацияләрендә тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә районыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар фольклор ансамбле катнашты һәм беренче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды. Кукмараның "Кояшкай" балалар бакчасында оешкан әлеге ансамбль составында поселок балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре бар. Музыка җитәкчесе: Эльмира Ханнанова, хореограф Индира Ирбулдина.

"Ак калфак" фольклор ансамбле сентябрь аенда Казанда узган "Этномириада-2016" халыкара фестивальдә катнашып, дипломант булган иде.

4 ноябрьдә "Ак калфак" ансамбле Нократ Аланында узачак "Нократ таңнары" ("Вятские зори") Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Коллективка уңышлар телик.

З.Нигъмәтуллина, "Ләйсән" балалар бакчасы методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев