Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмараның “7 чакрым” кафесында өлкәннәр хөрмәтләнде (+фото)

Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында, белем йортларында, районыбыз учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына тагын бер кат чиксез хөрмәтебезне, бүгенге тыныч тормыш өчен кылган батырлыклары алдында баш июебезне белдереп, очрашулар уза. Шундый җылы очрашуларның берсен районыбызның "7 чакрым" кафесы хуҗасы Мансур Гыйльметдинов оештырды. Залда бер төркем өлкәннәр урын алган...

Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында, белем йортларында, районыбыз учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына тагын бер кат чиксез хөрмәтебезне, бүгенге тыныч тормыш өчен кылган батырлыклары алдында баш июебезне белдереп, очрашулар уза. Шундый җылы очрашуларның берсен районыбызның "7 чакрым" кафесы хуҗасы Мансур Гыйльметдинов оештырды. Залда бер төркем өлкәннәр урын алган иде. Алар өчен мул табын әзерләнгән, башкала артистлары Илсаф, Рөстәм Закиров, Айсылу Габдиноваларның моңлы җырлары, скрипкачы кызның уйнавы, биючеләрнң дәртле биюләре гүя әби-бабайларны яшьлекләренә алып кайтты. Сугыш һәм тыл ветераннарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Аш мәҗлесен оештырган Фәния һәм Мансур Гыйльметдиновларга өлкәннәрнең рәхмәтләре чиксез зур булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pWuoe1BNcf