25 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы старт ала. 11 сыйныфлар 25 май көнне география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачаклар. 28 майда - рус теле, 1 һәм 4 июньдә математика (база һәм профильле дәрәҗәләр), 8 июньдә - җәмгыять белеме һәм химия, 11 июньдә - чит телләр һәм физика, 15...
25 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы старт ала. 11 сыйныфлар 25 май көнне география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачаклар. 28 майда - рус теле, 1 һәм 4 июньдә математика (база һәм профильле дәрәҗәләр), 8 июньдә - җәмгыять белеме һәм химия, 11 июньдә - чит телләр һәм физика, 15 июньдә - информатика, биология, тарихтан, 18 июньдә чит телләрнең телдән өлеше буенча БДИ тапшыру каралган.
Бүген районыбыздан 36 укучы география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырачак. Итихан Манзарас мәктәбендә уза, сәгать10да башлана. Географиядән БДИ - 3 сәгать, ә рус әдәбиятыннан 3,55 сәгать дәвам итәчәк.
фото: https://yandex.ru/clck/redir
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев