Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Яшүсмер" акциясенең өченче этабы бара

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, өлкәннәр күзәтүеннән читтә калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Өч этапны үз эченә алган әлеге операция кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла. -Безнең бүлекчәдә 42 балигъ булмаган бала, 40 әти-әни профилактик...

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, өлкәннәр күзәтүеннән читтә калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Өч этапны үз эченә алган әлеге операция кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла.

-Безнең бүлекчәдә 42 балигъ булмаган бала, 40 әти-әни профилактик исәптә тора. Без алар белән һәрдаим очрашып, элемтәдә торабыз. Укучыларга кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр әти-әниләре яисә аларны алыштыручы башка затлардан башка җәмәгать урыннарында, урамда йөрергә ярамаганлыгын аңлатабыз, урлау, тәртип бозуның аяныч тәмамлануы хакында төшендерәбез, - ди полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова. - Агымдагы елда балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен 92 әти-әнигә беркетмә төзелде. Өлкәннәр тарафыннан яшүсмер балаларга карата 11 җинаять кылыну факты ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев