Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсыннан кукмаралылар да читтә калмады. Гыйнвар ахырында шаулап, кызу темплар белән узган бәйгенең район турында барлыгы 25 укытучы катнашты. Иң элек һәр укытучының шәхси сайты, иҗат лабораториясе, эссе язу осталыгы тикшерелде. Үз эшләренең осталары булган иң алдынгы 8 укытучы гына икенче этапка...
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсыннан кукмаралылар да читтә калмады. Гыйнвар ахырында шаулап, кызу темплар белән узган бәйгенең район турында барлыгы 25 укытучы катнашты. Иң элек һәр укытучының шәхси сайты, иҗат лабораториясе, эссе язу осталыгы тикшерелде. Үз эшләренең осталары булган иң алдынгы 8 укытучы гына икенче этапка уза алды.
Тормыш үзгәрә дибез, әмма белем бирү тормыштан да алдарак үзгәрә. Тәҗрибә-сынаулар, заман таләбе, яңа технологияләр… Заман укытучысына ничек куелган таләпләргә җавап бирерлек мөгаллим булып калырга, җәмгыятьтә үз урыннын таба алырдай иҗади шәхес тәрбияләргә? Икенче этапта конкурсантлар, әлеге сорауларга җавап биреп, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Алдагы этап иң авыры һәм катлаулысы булгандыр, мөгаен. Анда биш укытучы гына уза алды. Кукмара 3нче урта мәктәбеннән Миләүшә Яппарова, 4нче мәктәптән Раушания Вәлиуллина, күппрофильле лецейдан Рузилә Шакирова, Ядегәрдән Люция Фатыйхова, Туембаштан Зөлфия Мөхәммәтдиноваларга төркемнәрдә оештыру, тәнкыйди фикерләү, шәхескә якын килү, проблемалы укыту, коммуникатив технология һәм башка яңа төр алымнар кулланып ачык дәресләр күрсәтергә, коллегалары белән мастер-класс үткәрергә туры килде.
Укытучыларның барысының да иҗади эшләүче, теоретик яктан да, методик яктан да яхшы хәзерлекле, тирән белемле булулары күренде. Ләкин, башка фән укытучыларыннан аермалы буларак, татар теле һәм әдәбияты мөгаллименә тагын да зуррак вазыйфа йөкләнгән бит. Иң беренче чиратта, без - милләтебез сакчылары, туган телебезне, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен балалар күңеленә җиткерүче дә. Әлеге уңайдан, конкурсантларыбыз милли киемнәр тәкъдим иттеләр, җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйгенең район турында беренче урынны Миләүшә Яппарова алды. Икенче-өченче урыннарны Раушания Вәлиуллина һәм Люция Фатыйховалар бүлеште.
Айсылу ХИСМӘТОВА, Янил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев