Кукмарада полициянең гарнизон разводы узды (фото)
Анда район Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы катнашты. Чара барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләнде, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде.
Гарнизон разводы вакытында оператив-кисәтү чаралары хакында таныштырылды, инструктаж уздырылды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев Россия Федерациясе законнарын төгәл үтәүнең мөһимлегенә басым ясады, халык белән аралашкан вакытта итәгатьле булырга чакырды. Хезмәткә кагылышлы өндәмәләр алган һәр хезмәткәр разводтан соң үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев