Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мәк” операциясенең беренче этабы төгәлләнде

Кукмарада кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу максатыннан уздырылучы "Мәк-2017" ведомствоара оператив-кисәтү операциясенең беренче этабына нәтиҗә ясалды. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөрде.

Район Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткәрелгән чаралар вакытында составында наркотик матдә булган кыргый үләннәр үсеп утыруның 12 очрагы ачыкланган. Җир кишәрлекләре хуҗаларына әлеге үләннәр үскән мәйданнарны юкка чыгару өчен күрсәтмәләр бирелгән. Тиешле күрсәтмәләр үтәлмәгән очракта административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралачак.

Операция барышында полициянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча төркем хезмәткәрләре, районның оешма, предприятие, балалар лагерьларында булып, кисәтү әңгәмәләре уздырды.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең Кукмара районы Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 8(84364) 2-70-80 яисә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч телефоны"на (843) 291-20-02 шалтыратып хәбәр итүләре сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев