Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мәк” операциясе дәвам итә

Ел саен җәйге чорда республикада "Мәк" операциясе үткәрелә. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта...

Ел саен җәйге чорда республикада "Мәк" операциясе үткәрелә. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.

Операциянең беренче этап нәтиҗәләре буенча районда 71 квадрат метр мәйданда 27 килограммнан артык кыргый үскән киндер, 0,65 килограмм мәк юк ителде.

Бакчаларында махсус үзләре чәчеп киндер яисә мәк үстерүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар. Әлеге закон декоратив мәк үстерергә яратучыларга да кагыла. Штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80, 2-65-36 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Илгиз ӘХӘТОВ, район эчке эшләр бүлегенең җинатьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев