Кукмарада "Мәк" операциясе бара
Ел саен җәйге чорда республикада "Мәк" операциясе үткәрелә. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта...
Ел саен җәйге чорда республикада "Мәк" операциясе үткәрелә. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарылачак.
Ә инде бакчаларында махсус үзләре чәчеп киндер яисә мәк үстерүчеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар. Әлеге закон декоратив мәк үстерергә яратучыларга да кагыла. Штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Кайбер очракларда наркоманнар үзләре үк бакчаларга мәк, киндер орлыклары чәчеп китәргә, ә инде билгеле бер вакыттан соң аны җыярга кереп, хуҗа кешенең үзенә дә зыян салып чыгарга мөмкиннәр. Шуның өчен иминлек хакында да онытмаска кирәк.
Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.
Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев