Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада ир-ат бер ханымның сумкасын талап алган

Әлеге хәл бүген, 10 мартта, көндезге сәгать икеләр тирәсендә була. -Поселокның район эчке эшләр бүлеге янындагы тимер юл күпере астыннан чыгып, киез итек-киез комбинатына таба менгәндә, гаражлар янында, бер ир кеше дәваханәдән кайтып килүче хатын-кызның сумкасын тартып ала. Ханым карышса да, ир кеше көчлерәк булып чыга -сумканы ала да йөгерә....

Әлеге хәл бүген, 10 мартта, көндезге сәгать икеләр тирәсендә була.

-Поселокның район эчке эшләр бүлеге янындагы тимер юл күпере астыннан чыгып, киез итек-киез комбинатына таба менгәндә, гаражлар янында, бер ир кеше дәваханәдән кайтып килүче хатын-кызның сумкасын тартып ала. Ханым карышса да, ир кеше көчлерәк булып чыга -сумканы ала да йөгерә. Ул тирәдә берничә хатын-кыз да басып тора торган була, әмма алар ярдәм итә алмыйлар. Зыян күрүче җинаятьче артыннан йөгерсә дә, аны куып җитә алмый. Сумкада 7250 сум акча, документлар була. Әлеге хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итте. Ир кеше ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эз"ләр буенча тоткарланды. Аның беркайда эшләмәүче, элегрәк хөкем ителгән ир кеше булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, - дип сөйләде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Бер-беребезгә карата игътибарлы булсак, җинаять шахите булган очракта битарафлык күрсәтмәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев