"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциядән кукмаралылар да читтә калмады. Кукмара типографиясе директоры Мансур Кәрамов та акциягә бик теләп кушылды. Ул районыбызның "Хезмәт даны" газетасына, "Сөембикә", "Ялкын" журналларына язылды. Вакытлы матбугатка язылу...
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциядән кукмаралылар да читтә калмады. Кукмара типографиясе директоры Мансур Кәрамов та акциягә бик теләп кушылды. Ул районыбызның "Хезмәт даны" газетасына, "Сөембикә", "Ялкын" журналларына язылды.
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар! "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу ярты елга - 594 сум.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев