Кукмара тимер юлында килеп чыккан фаҗига хакында тулырак мәгълүмат
Район Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәхетсезлек очрагы кичә, 30 октябрьдә, сәгать 13.30 тирәсендә була. 1965 елгы, Кукмараның Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәгән ханым рәсми булмаган җәяүлеләр сукмагыннан (Ленин урамы, 130 йорт артындагы) тимер юл аша чыга торган була. Аны Нерюнгри - Мәскәү 075нче тиз йөрешле поезды...
Район Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәхетсезлек очрагы кичә, 30 октябрьдә, сәгать 13.30 тирәсендә була. 1965 елгы, Кукмараның Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәгән ханым рәсми булмаган җәяүлеләр сукмагыннан (Ленин урамы, 130 йорт артындагы) тимер юл аша чыга торган була. Аны Нерюнгри - Мәскәү 075нче тиз йөрешле поезды бәрдерә. Мәрхүмәнең ике баласы бар, алар үз гаиләләре белән яшиләр. Материаллар Казанның транспортта эчке эшләр линиясе бүлегенә җибәрелгән.
Фаҗигадә гомере өзелгән ханымның гаиләсе, якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев