Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында олысы-кечесе агач утырта

"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе барышында районыбызның барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортлары территорияләренә агач үсентеләре утыртыла башлаган иде. Октябрь аенда бу эш тулы көченә дәвам итте. Югары Шәмәрдән һәм Ядегәр авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре Ядегәрдә сентябрь аенда гына ачылган "Сәвия" чишмәсенең әйләнә-тирәсенә декоратив куаклар утырткан булсалар,...

"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе барышында районыбызның барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортлары территорияләренә агач үсентеләре утыртыла башлаган иде. Октябрь аенда бу эш тулы көченә дәвам итте. Югары Шәмәрдән һәм Ядегәр авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре Ядегәрдә сентябрь аенда гына ачылган "Сәвия" чишмәсенең әйләнә-тирәсенә декоратив куаклар утырткан булсалар, Яңа Комарның клуб хезмәткәрләре әлеге эшкә балаларны да җәлеп иткәннәр. Иң элек клуб территориясендә "Күңелле стартлар" уены оештырылган, соңыннан бергәләп агач үсентеләре утыртылган. Татар Толлысы авылындагы "Мәрхәмәтлелек аллеясы" да тиздән яшеллеккә күмеләчәк.

-Җирлек, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр Татар Толлысы һәм Чарлы авылларының клуб территорияләренә төрле куаклар, җимеш агачлары, чыршылар утырттылар. Авылларыбыз урманга якын урнашканлыктан, үсентеләрне шуннан алдык. Көзге чорда 70ләп төп агач үсентесе утыртылды, - ди Чарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев