Кукмара район Советының чираттагы утырышы була
18 августта, 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының чираттагы 21нче утырышы була. Көн тәртибенә түбәндәге һәм башка мәсьәләләр куелган:
1.Район Советының 2016 елның 16 декабрендә кабул ителгән 70нче санлы "Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018, 2019 елларга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү проекты турында;
2. 2018 елга һәм планлы 2019, 2020 еллар чорына район бюджеты тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне районы бюджетына физик затларның керемнәренә салым түләүләреннән өстәмә норматив күчерүләр белән алыштыруны килешү хакында;
3.Алкоголь продукциясен җитештерүне һәм әйләнешен, аны сату юлларын көйләүче законлы көченә кергән норматив хокукый актлардагы үзгәрешләр турында;
4. Кукмара районы муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партияләрдән тыш) белән бердәнбер башкаручы орган буларак бушлай нигездә идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен эш бирүче вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Кагыйдәнамә проекты турында;
5. Кукмара районы муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфалар башкаручы һәм килешү буенча Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын үтәүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында бирелгән мәгълүматларны "Интернет" мәгълүмати-телекомуникацион челтәрендәге Кукмара муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен бирү Тәртибен раслау турында;
6.Төрлеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев