Хәбәрләр

Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәренә нәтиҗә ясалды (фото)

Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музее "Бүләк итү" акциясе уздырды. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итте: Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек); Хатын-кызлар бижутериясе; Уенчыклар, сувенирлар; Көнкүреш предметлары; Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре); Совет чоры техникасы; Шушы көннәрдә акциягә йомгак ясалды. Бүләк...

Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музее "Бүләк итү" акциясе уздырды. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итте:

  • Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек);
  • Хатын-кызлар бижутериясе;
  • Уенчыклар, сувенирлар;
  • Көнкүреш предметлары;
  • Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре);
  • Совет чоры техникасы;

Шушы көннәрдә акциягә йомгак ясалды. Бүләк итүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләп үтелде:

"Эксклюзив" (иң уникаль предмет) - Гөлнур Шәфикова (челтәрле, чигелгән карават җәймәсе, 2 данә), Раиф Фатыйхов (1980 елгы Олимпия уеннарының билеты, 2 данә)

"Иң борынгы предмет" - Рәис Гарифуллин (4 мең елдан элек ясалган таш балта)

"Иң юмарт бүләк итүче" - НинаТихонова (кнөкүреш предметлары).

Акциядә катнашучыларга диплом һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, музейга экскурсия оештырылды. Бүләк ителгән предметлардан күргәзмә оештырылды.


Нет комментариев