Кукмара мәктәпләре һәм балалар бакчаларының яңа уку елына хәзерлеге тикшерелде (фото)
Райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге комиссия составында район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Гаянова, Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарының төбәкара бүлек белгеч-эксперты Сергей Демидовлар бар иде. Комиссия поселоктагы барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булып чыкты. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде.
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА хәбәре. Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев