Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше Балтач районында машина, гараж һәм сарай янып беткән

Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган. (Балтач, 20 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Бүген Татарстанның Балтач районы янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать 7 тулганда Арбаш авылының Һади Такташ урамында 26 нчы йорт хуҗалыгында янгын чыгу турында хәбәр бирелә. Йорт хуҗасы Рәмис...

Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган.

(Балтач, 20 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Бүген Татарстанның Балтач районы янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать 7 тулганда Арбаш авылының Һади Такташ урамында 26 нчы йорт хуҗалыгында янгын чыгу турында хәбәр бирелә. Йорт хуҗасы Рәмис Даутов белдерүенчә, янгын "Лада-Гранта" машинасыннан чыгып, гаражны камап алган. "Кызыл әтәч"нең телләре машина белән гаражны гына түгел, сарайны да көлгә әйләндергән, дип хәбәр итә җирле "Хезмәт" газетасы.

Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә йортны саклап калып булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев