Хәбәрләр
КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган
Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан.
Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.
Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев