Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике автобус "Калина"ны кыстырган (+фото)

Ике рейс автобусы «Лада»ны нык зарарлаган. (Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Түбән Кама районындагы Соболеково тимер юл станциясендә гадәти булмаган юл һәлакәтенең фотографияләре һәм видеосы пәйда булган. Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның...

Ике рейс автобусы «Лада»ны нык зарарлаган.

 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Түбән Кама районындагы Соболеково тимер юл станциясендә гадәти булмаган юл һәлакәтенең фотографияләре һәм видеосы пәйда булган.

Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның артыннан килүче автобус шул ук сәбәпле «Калина»га килеп кергән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль ике автобус арасында бик нык кысылып калган, аның корпусы нык зарарланган.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә зыян күрүчеләр юк дип хәбәр иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев