Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: "Урман минем - омтылышым" дигән агитбригада Кукмара укучылары белән очрашты

Әлеге очрашулар республиканың башка район мәктәплерендә дә үткәреләчәк.

Мәктәпне тәмамлаучылар алдында киләчәккә юл - кызыклы һәм файдалы һөнәр сайлау мөһим бурыч булып тора. Укучыларга бу өлкәдә ярдәм итү максатыннан, күппрофильле лицей базасында "Тормышыңны ничек итеп урман белән бәйләргә һәм уникаль булган урманчы һөнәрен кайда алырга?" дигән темага профориентацион очрашу үткәрелде.

Анда районыбыз мәктәпләренең 8-11 сыйныфларыннан 300гә якын укучы катнашты.

Әлеге очрашу "Урман минем - омтылышым" дип аталган, составында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лубян урман-техник көллияте укытучылары һәм укучылары булган агитбригада тарафыннан оештырылды. Әлеге агитбригада республика мәктәпләрендә профориентация эше максатыннан төзелде.

Очрашуда чыгыш ясаган көллият директоры Афанасий Данилов көллиятнең 97 еллык тарихы булган бердәнбер һөнәри белем бирү йорты икәнен һәм шушы еллар эчендә 9,5 меңнән артык белгечләр әзерләвен билгеләп үтте. "Безнең укучыларның "Яшь һөнәрчеләр" "WorldSkillsRussia" төбәкара чемпионатында да уңышлы чыгыш ясаулары да югары ранглы белгечләр әзерләнүен сөйли ", -диде ул.

Әлеге очрашулар республиканың башка район мәктәлерендә дә үткәреләчәк.

Эльвира МӨБАРӘКШИНӘ, автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев