Фото: Чишмәбаш мәктәбе – кар сыннары патшалыгында
Хәбәрләр

Фото: Чишмәбаш мәктәбе – кар сыннары патшалыгында

Сихри матурлыгы, ап-ак карлары белән туган ягыбызга кыш аяк басуга, мәктәп яныбызны әкият геройлары бизи.

Әти-әниләр белән бергәләп ясалган кар сыннары, һәр елны авылыбыз уртасында балкып тора. Быел да, беренчеләрдән булып, мәктәп яныбызга матур-матур кар сыннары ясап куйдык. Әлбәттә, быелгы төп герой булган Эткә - урын түрдән. Төкле аягың белән, Эт елы!

Суфия Шәфигуллина

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев