Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фаҗигале төстә ике кешенең гомере өзелгән

Әлеге хәл 3 апрельдә Азнакай районы Сарлы авылы тирәсендә була. Ык елгасы аша салынган күпер аша чыкканда ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат елга култыгына егыла. Бу хакта Бердәм коткару хезмәте хәбәр ителә. Ачыкланганча, су күтәрелү сәбәпле, арбаны су агымы юдыра башлый. Ат куркып чабып киткән, дип тә әйтелә....

Әлеге хәл 3 апрельдә Азнакай районы Сарлы авылы тирәсендә була. Ык елгасы аша салынган күпер аша чыкканда ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат елга култыгына егыла. Бу хакта Бердәм коткару хезмәте хәбәр ителә. Ачыкланганча, су күтәрелү сәбәпле, арбаны су агымы юдыра башлый. Ат куркып чабып киткән, дип тә әйтелә.

Су күтәрелү аркасында култык барлыкка килә. Су җыелган урында арба әйләнеп каплана. Ир-атларның икесе дә арба астында кала, ә хатын-кыз суга егыла.

Кызганычка каршы, 1961 һәм 1964 елгы ир-атларның гомере өзелә. Алар икесе дә Сарлы авылы кешеләре булган. Әлеге хатын-кызны Башкортстанның Бакалы районыннан алып кайтып килешләре була. 1957 елгы хатын-кыз хастаханәгә озатыла. Ул нык туңган була.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев