Дөя ир-атны таптап үтергән
Хәбәрләр

Дөя ир-атны таптап үтергән

Фаҗига Тулада булган. Экопаркта дөяне ашатырга маташкан исерек ир үз әҗәлен шул хайванның тояклары астыннан таба.

Беренчел мәгълүмат буенча, дөя ирне вольерга сөйрәп алып кереп, шунда таптап бетергән. Алган җәрәхәтләрдән соңгысы хастаханәдә җан-тәслим кылган.
Хәзер бу гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен тикшерү комитеты ачыклый.


Нет комментариев