Чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган (фото)
Хәбәрләр

Чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган (фото)

Фаҗига Казан-Оренбург юлының 49 нчы чакрымында килеп чыккан.

Лаеш районында «Фиат» чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган, йөртүчегә зыян килгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Казан-Оренбург юлының 49 нчы чакрымындагы фаҗига турында хәбәр килеп ирешкән.

Гадәттән тыш хәл урынына 118 нче янгын сүндерү-коткару төркеменең янгын сүндерүчеләре килгән. Берничә минут эчендә Гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метрны тәшкил иткән.

Һаләкәт нәтиҗәсендә чит ил машинасының 35 яшьлек хатын-кыз йөртүчесе зыян күргән.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев