Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре поселокның Ленин урамына юкә агачлары утыртты

Бу көннәрдә кулларына көрәк-тырмалар тоткан "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренең эшләре аеруча тыгыз булды. Бистәбезнең үзәк урамында ике якка иң элек тигезләп кара балчык тараттылар, соңыннан агач үсентеләре утыртты алар. -Егет-кызларның хезмәте җилле, салкын көннәрдә дә, яңгыр яуганда да туктап тормады, - ди оешма директоры Фирдәил Шәрипов. - Акциянең беренче көннәрендә...

Бу көннәрдә кулларына көрәк-тырмалар тоткан "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренең эшләре аеруча тыгыз булды. Бистәбезнең үзәк урамында ике якка иң элек тигезләп кара балчык тараттылар, соңыннан агач үсентеләре утыртты алар.

-Егет-кызларның хезмәте җилле, салкын көннәрдә дә, яңгыр яуганда да туктап тормады, - ди оешма директоры Фирдәил Шәрипов. - Акциянең беренче көннәрендә Казандагы питомниктан 150 төп юкә үсентесе алып кайтып, аларны Җиңү паркы каршындагы юл кырыена утырткан идек. Узган җомгада 130 төп юкә агачы да Ленин урамында үз урынын алды. Яз көне юл чите буйлап газон печәне дә чәчәргә планлаштырабыз. Агач үсентеләре корымыйча, әйбәт кенә үсеп китә алсалар, берничә дистә елдан Кукмараның үзәк урамы юкәләр эчендә утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев