Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чишмәбаш авылында “Уйнагыз, гармуннар” кичәсе үткәрелде

Чишмәбаш авылында җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе үткәрелде. Бу бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары - авылның атаклы гармунчылары иде.

Алар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, кичәне тагын да дәртләндереп җибәрде. Шулай ук чарада бүгенге көндә инде исән булмаган, әмма гармун-тальянда өздереп уйнавы белән халык хәтерендә уелып калган авылдашларны да искә алдылар.

Халык яратып уйный торган музыка уен коралы - гармунның тарихы бик еракларга - 1782 елга барып тоташа. Борынгы заманнардан ук татар халкы әлеге уен коралында оста итеп уйнарга өйрәнгән, үзенчәлекле моңы, яңгырашы белән башка милләтләрдән аерылып торган.

-Элекке вакытларда ир-егетләрнең гармунда уйный беле зур дәрәҗә саналган. Бәйрәмнәрдә генә түгел, авыр эш көненнән соң кичләрен авыл урамнарының гармун моңына күмелгән чакларын өлкәннәр хәтерлидер әле, - диде Чишмәбаш авылы клубы мөдире, әлеге чараны оештырган Нурия Галиева. - Әмма соңгы арада гармун тавышы сирәгрәк яңгырый башлады. Яшьләр арасында әлеге уен коралы белән кызыксынучылар кимеде. Әлеге кичәне үткәрүебезнең максаты да еллар буена күңелләрдә җыелып килгән моң ташкынын уятып җибәрү, яшьләрне үткән һәм бүгенге мәдәниятебез белән таныштыру белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев