Чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум булган.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, баласын киендерү өчен әти-әниләрнең 18 %ы - 5 мең сумнан азрак, 26 %ы - 5-10 мең сум, 20 %ы - 11-20 мең сум, 7 %ы - 21-30 мең сум, 5 %ы - 31 мең сумнан артык акча сарыф итүен җиткергән. Ә 16 % әти-әни чыгарылыш өчен кием алып тормаган.
Моннан тыш бәйрәм кичәсенә 20 %ы - 5 мең сумнан азрак акча сарыф итүен белдергән. 26%ы - 5-10 мең сум, 16 %ы - 11-15 мең сум, 10 %ы - 16-20 мең сум, 9 %ы - 21 мең сумнан артыграк акча тоткан.
Нет комментариев