Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык...

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык һәм 1-7 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Балалар белән "Сугыш чоры балалар әдәбияты: 4 том" китабыннан А.Алишның "Килделәр", Г.Бәшировның "Үч", И.Газиның "Ана" хикәяләрен, С.Алексеевның "Рассказы о Великой Отечественной войне" китабыннан "Генерал Жуков", "Минное поле", "Мы в Берлине!", "Победа" хикәяләрен уку оештырылды. "Я был на той войне великой" һәм Ш.Мостафинның "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" исемле китапларына библиографик күзәтү ясалды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

Наилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk