Хәбәрләр
77 яшьлек ир машинасы белән бергә батып һәлак булган (фото)
Биектау районы Тимошкино авылындагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.
Кичә кич бердәм 112 номерына Тимошкино авылындагы күлгә төшеп батуы турында хәбәр керә, дип яза Татар-информ.
Урынга коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килә. Водолазлар ярдан 30 метр ераклыкта алты метр тирәнлектә машинаны табып ала. Автомобильдә 77 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе дә була. Ул - Казан кешесе.
Машина судан чыгарыла, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев