Халык күңелендә калган остаз: Кукмара районыннан Гөлсем Хөсәенова белән бәйле истәлекләр
Гөлсем Хөсәен кызы бик күп укучыларга тормыш юлын сайларга ярдәм итә.
Хөсәенова Гөлсем Хөсәен кызы (1916-1998) районыбызның Пычак авылында туган. Ул, Арча педагогика училищесының тәүге студентларының берсе буларак, гомерен мәгарифкә багышлаган мөгаллимә.
Гөлсем апа хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлап җибәрә һәм лаеклы ялга киткәнче укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. 1958 елга кадәр мәктәп директоры булып эшли. Авыр сугыш елларында да шул вазыйфаны башкара. Җитәкчелек итү белән беррәттән, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында партия оешмасы секретаре, депутат, пропагандист һәм лектор эшчәнлеген алып бара. Тынгысыз, кыю, белемле һәм төпле фикерле укытучы буларак, халык арасында зур ихтирам казана, күпсанлы мактау кәгазьләре, орден-медальләр белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Гөлсем апа бик күп укучыларга тормыш юлын сайларга ярдәм итә. 1937 елда Арпаяз кызы Әсмабикә Сәмигуллинаны да (1922-2008) Арча педагогика училищесына укырга җибәрә. Ул «бик яхшы» билгеләренә укыгач, имтихансыз укырга керә. 1937-1941 елларда училищеда белем ала.
Арпаяз егете, соңрак филология фәннәре докторы, профессор һәм башка дәрәҗәле исемнәргә ирешкән Фоат Галимуллинга да Казанга укырга китәр өчен рекомендацияне ул яза, паспорт алырга булыша. Фоат абый 1967 елдан «Татарстан» радиосында диктор булып эшли башлый. Әсмабикә апа, Фоат абый — минем якын туганнарым.
Мин үзем Гөлсем апада бер генә ел укып калдым. 1973 елда укытучыбыз лаеклы ялга китте. Ул безгә сәнгатьле сөйләмнән керде. Аны һәрбер укучысы, әти-әниләр зур хөрмәт белән искә ала. Пенсиягә киткәч тә, һәрвакыт очрашуларга килде.
Һәр чыгышын: «Совет иле ни төзесә, һәммәсе булыр сезгә!» — дип тәмамлый иде.
Туган төбәккә, илебезгә һәрвакыт тугры, укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, иҗтимагый тормышта һәрдаим кайнап яшәгән остазыбыз — укытучыбыз безнең күңелләрдә яши.
Гөлсем апа ире белән ике бала тәрбияләп үстерде. Улы Марсель гаиләсе белән Пычак авылында яшәде. Кызы Флюра Лениногорск шәһәрендә фармацевт булып эшли, шунда гомер итә. Гөлсем апа Хөсәенова Әсән-Елга зиратына җирләнде.
Гүзәлия Гомәрова (Нургаянова), Арпаяз-Адай
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев