Кукмарадан Венера Сәлахетдинова дөнья рекорды куюда катнашты
Райондашыбыз сүзләре буенча, чәкчәкне танылган кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70тән артык пешекче әзерли.
Узган атнада башкаланың «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда үзенчәлекле вакыйга булды. Биредә дөньядагы иң зур чәкчәк манарасы төзелеп, ул Россиянең гастрономия рекордлары китабына кертелде. Милли татлы ризыкның биеклеге — 10 метр 14 сантиметр, ә авырлыгы 4 тонна 509 килограммны тәшкил итә.
Әлеге масштаблы проектта райондашыбыз, кондитер Венера Сәлахетдинова да катнашты. Ул безгә чәкчәк манарасын әзерләү барышы, рекордны кую өчен башкарылган эшләр турында сөйләде, хис-кичерешләре белән уртаклашты.
— Дөнья рекорды өчен чәкчәк әзерләячәкләре турында миңа райондашым Диләрә апа хәбәр итте. Шуннан соң телефон аша танылган аш-су остасы Альбина Фәсхиева белән элемтәгә кердем һәм аның командасына кушылырга теләвемне әйттем. Шулай итеп, рекорд кую көнендә без иртәнге сәгать җидегә кадәр үк «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда килдек. Алда безне җаваплы, шул ук вакытта мавыктыргыч эш көтә иде, — ди ул.
Райондашыбыз сүзләре буенча, чәкчәкне танылган кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70тән артык пешекче әзерли. Аларга шулай ук волонтерлар да ярдәм итә.

— Тапшыруны төшерү иртәнге сәгать унда башланды. Аңа кадәр барлык катнашучыларны өч төркемгә бүлделәр, һәркемгә үз вазифасын аңлаттылар. Кемдер камыр басты, җәемнәр әзерләде, телемләп кисте, ә кемдер майда пешерде. Минем үземә чәкчәкне бал белән болгату бурычы куелды, — ди Венера ханым. — Татлы ризыкны әзерләү берничә сәгатькә сузылды. Һәркем уртак максат өчен тырышты һәм нәтиҗәдә без бердәм команда булып бу эшне башкарып чыктык.
Билгеле булганча, Венера Госман кызы моңа кадәр дә Россия телеканалларының берсендә күрсәтелгән кулинар проектларда катнашып, үз осталыгын киң аудиториягә таныткан иде. Бу юлы да Мәскәүнең телевидение журналистлары райондашыбызны игътибардан читтә калдырмаган.
— Федераль каналларда тапшырулар алып баручы Ренат Әгъзамов мине шул арада танып алды һәм яныма килде. Аның: «Янәшәмдә — Татарстанның тыйнак һәм талантлы пешекчеләренең берсе Венера Сәлахетдинова. Ул — бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле, оста куллы ханым», — дигән сүзләре минем өчен иң зур бәя булды. Танылган белгечтән шундый җылы сүзләр ишетү күңелемә канат куйды, хезмәтемнең югары бәяләнүен тагын бер кат раслады, — ди әңгәмәдәшем.
Әзерләнгән чәкчәкләрне азык-төлек пленкасына төреп, шакмаклар рәвешендә бер-бер артлы манарага урнаштыра баралар.
— Нигезенә беренче чәкчәк блогын куйган мизгелдә үк күңелне горурлык хисе биләп алды. Ә инде эш ахырына җитеп, соңгы кисәкне үз урынына урнаштырганда, дулкынланудан, күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәде, — ди Венера ханым. — Россиянең гастрономия рекордлары китабына рәсми рәвештә теркәгәннән соң, мәйдан янына җыелган халык татлы ризыктан авыз итте.
Ике дистә елга якын финанс өлкәсендә хезмәт куйганнан соң, үзен кондитерлык сәнгатендә тапкан райондашыбыз масштаблы проектларда катнашуның әһәмиятен аерым билгеләп үтте.
— Мондый чаралар — ул яңалык, үсеш, тәҗрибә уртаклашу, үз өлкәңдәге осталар белән аралашу мөмкинлеге. Шуңа күрә төрле проектларга кушылудан, үзеңне сынап караудан куркырга кирәкми, — ди язмам герое. — Үз тормышыңны үзгәртергә телисең икән, иң мөһиме — беренче адымны ясау. Мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым. Ә һәр башлангычымда иң зур терәк һәм таяныч — тормыш иптәшем белән балаларым.
Татар халкының милли ризыгы Россия рекордлары китабына кергән көнне Венера Сәлахетдинова да шул тарихның бер өлешенә әверелде. Мондый вакыйгалар еллар узгач та хәтердә саклана. Райондашыбыз өчен бу — хезмәтенең тагын бер танылуы, ә киләчәктә яңа иҗади үрләр яуларга көч һәм илһам бирүче зур тәҗрибә.
Фото: Венера Сәлахетдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев