Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы порталында хәбәр ителә.
Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында - 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч - 20 кг, Кукмара районында - 19,6 кг, Балтач районында - 17,6 кг.
Тулаем күләмгә килгәндә, Кукмара районы алда бара, анда 204 тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач районы (184 тонна), өченче урында - Әтнә районы (164 тонна).
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев