Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Нурзидә Ризванованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады

Түбән Арбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Нурзидә Ризвановага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева да юбилярга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

Нурзидә Ризванова тормыш иптәше Низаметдин абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Туган көн иясе бүгенге көндә кызы Ризилә һәм кияве Шамил гаиләсендә бәхетле картлый кичерә. Аның ун оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Әмма, кызганычка каршы, Низаметдин абый белән Дания исемле кызы гына якты дөньяда юк икән инде.

Нурзидә апага хезмәт юлын бик иртә - 12 яшьтә үк башларга туры килгән: комбайнда һәм башка эшләрдә хезмәт куйган.

Эльвира МӨБАРӘКШИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев