Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Сабантуй мәйданы кунаклар кабул итте

Биредә күчмә киңәшмә оештырылып, анда быел үткәрелгән Сабан туена нәтиҗә ясалды һәм 2023 елда планлаштырылачак милли бәйрәмгә хәзерлек мәсьәләләре каралды.

Районыбызның Киндеркүл авылы янындагы Сабантуй мәйданы бүген бер төркем кунаклар кабул итте. Биредә күчмә киңәшмә оештырылып, анда быел үткәрелгән Сабан туена нәтиҗә ясалды һәм 2023 елда планлаштырылачак милли бәйрәмгә хәзерлек мәсьәләләре каралды. 

Күчмә киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Министрлар Кабинеты, Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән Сабантуй бәйрәмен оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы булган вәкилләр катнашты. 

Чарада катнашучылар күргәзмәләр белән таныштылар, татар, рус, керәшен, удмурт, мари милли йортларында булдылар, Сабантуй күренешләрен карадылар. 

Район Мәдәният йортында сүз бәйрәм тарихы, этнокультура бизәлешләр, музыкаль өлеш, милли уеннар, милли киемнәр, туклануны оештыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6