Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Халыкара өлкәннәр көне кысаларында төрле чаралар узачак

Кукмара районы социаль яклау бүлеге программа тәкъдим итте.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда пенсионерлар өчен түбәндәге чаралар оештырылачак:

  • 1 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә онлайн концерт,
  • 1-7 октябрь көннәрендә “Кукмара туган якны өйрәнү музее”нда ачык ишекләр көне,
  • Пенсионерлар, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта:

- Кукмара шәһәре, Степан разин урамы, 81а йорт адресы буенча урнашкан мунчада ярты бәягә юына алачак. 1, 3, 8, 10 октябрьдә – ир-атлар, 2, 7, 9 – октябрьдә хатын-кызлар көне,
- Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 25нче йорт, Ленин урамы, 30б йорт адреслары буенча урнашкан чәчтарашханәләрдә хезмәт күрсәтү,
- Колхоз базарындагы остаханәдә аяк киемен ремонтлау 10 процентка очсызландырыла.

  • 2 октябрь көнне элеватор каршындагы һәм Нур Баян урамы, “Магнит” каршындагы мәйданнарда авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла.

Кайнар линия телефоннары: 2-84-37, 2-64-65.

фото: архив, kukmor-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев