Фото: Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан район прокуроры Мәчкәрә мәктәп-интернатында булды
Ришат Шакиров 1-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, аларга үз хокукларын аңлатты
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан район прокуроры Ришат Шакиров һәм аның ярдәмчеләре Вилнур Кәримов, Рамил Зәйнетдинов сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында булдылар.
Прокурор үзенең эшен торак һәм уку корпусларының торышын тикшерүдән башлады, ашханәне карады, Рөстәм Үтәмешев исемендәге музей белән танышты. Аннары 1-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, аларга үз хокукларын аңлатты. Укучыларның спорт белән кызыксынуларын исәпкә алып, якын арада алар белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча матч оештырырга вәгъдә итте.Соңыннан аларга Мактау грамоталары, спорт инвентарьлары һәм башка бүләкләр тапшырды.
Эльвира МӨБӘРАКШИНӘ, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев