Лимон чистарта, кавын тынычландыра
Лимон кабыгы эфир маена, пектин матдәләренә һәм витаминнарга бай. Кабыгында С витамины эчендәгегә караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.
Кулланыр алдыннан кайнар су белән чайкатып алсаң, лимон тагын да хуш ислерәк була. Лимон сутын майлы биткә сөртү дә файдалы.Лимон суты тамчысы чәй, кан тапларын бетерә, бакыр әйберләрне, пычакны тутыктан тазарта.
Кавын исә элек-электән дәвалау үзенчәлекләре белән билгеле. Бүген диетологлар аны азканлылыктан, йөрәк-кан тамырлары авырулары, атеросклероз булганда, бөерләре авыртучыларга күпләп ашарга киңәш итә. Кавын нерв системасын да тынычландыра.
Үлән белән дәвалаучылар аны ашказаны авырулары, төрле психик тайпылышлар кичергәндә ашарга тәкъдим итә. Кавында 18 процент чамасы шикәр, С, Д витаминнары бар.
Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев