Файдалы киңәшләр

Лечо рецепты

Тәмле булсын!

3 кг помидорны блендердан уткәрәбез.

1 кг кишерне эре кыргычтан үткәреп, 2 стакан көнбагыш маенда кыздырабыз. Шуңа блендердан үткән 3 кг помидор салабыз.

Ул кайнаган арада 2 кг баллы борычны салам сыман итеп турыйбыз. Аны салып, тагын ярты сәгать кайнатабыз.

2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 баш сарымсак, 200 г уксус , эрерәк итеп туралган 3 кг помидорны салып, тагын ярты сәгать кайнатабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз һәм өстенә калын юрган каплап суынганчы тотабыз.

kiziltan.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев