Чәй табынына тәмле ризык тәкъдим итәбез.
Эш тәртибе:
350 грамм онга 200 грамм йомшартылган ак май салып уабыз, алга таба 0,5 чәй калагы тоз, 2 аш калагы каймак, 4 йомырка сарысы салып камыр басабыз.
Камыр «ял иткән» арада эчлек ясала. Моның өчен 4 йомырка агына калак очы белән тоз салып күпертәбез, әкренләп 200 грамм шикәр комы, бераз лимон согы һәм 1 аш калагы крахмал өстибез, болгатабыз.
Камырны өлешләргә бүләбез, әзер җәемнәр эченә массаны салабыз, 180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: Айгөл Галимҗанованың шәхси архивыннан
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев