29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Күрше Мамадыш районына кунакка кайткан ир-егет туганы белән җинаятьтә тотылган
Абыйлы-энеле туганнарга браконьерлык өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный яки аларны 6 айга кадәр ябып куярга мөмкиннәр. Мамадыш районы полициясе рейд вакытында абыйлы-энеле 37 һәм 32 яшьлек браконьерларны тоткарлаган. Аларның берсе шушы районда, икенчесе Тольяттида яши. Ир-егетләрнең икесе дә Нократ елгасыннан 100әр метрлы 2 ятьмә һәм моторы элеп куела...
-
Гүзәл Уразова белән Элвин Грейны нәрсәдә гаеплиләр?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора. Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме - Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә тор! Җырлы гаиләдән тагын бер хәбәр - шушы көннәрдә Гүзәл Уразованың "Ничек җырчы булырга?" дип аталган китабы...
-
2016 елның иң алдынгы авыл хуҗалыклары исемлегендә Кукмара районы да бар
Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән. (Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар түбәндәгеләр: Актаныш районы "Башак" ҖЧҖ (үсемлекчелектә инновацион технологияләр кертә, 200 баш тана...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация “Корстон”да узган тантанада катнашты (фотолар)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен котлады. Тантаналы чара Казан шәһәренең "Корстон" кунакханә комплексы мәйданчыгында узды. Анда авыл хуҗалыгы тармагының, урып-җыю кампаниясенең алдынгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Тантаналы чара кысаларында авыл хуҗалыгы...
-
Каенсар башлангыч мәктәбе укучылары “Милләтләр кроссы”нда катнашты (фото)
-
Тигезлек
Өлкәнрәк яшьтәге бер апа урамнан барганда, салмак кына атлаучы парны күреп хәйран кала: яшь хатын бик чибәр, искиткеч матур була, ире исә бик ямьсез - бөкре, шадра йөзле, кыяфәтсез бер адәм икән. Бу апа түзми - ирексездән яшь хатынга әйтеп куя: "И-и, җаныкай, син үзең бик матур, әмма ирең бик...
-
Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче Дания Александрова: “Бәхет кошы үз кулыңда"
Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче, үзенең өч баласы янына тагын өч сабыйны сыендырып, аларга әни җылысы биргән Дания Александрованың тормыш девизы бу. Әлеге олы йөрәкле ханым быел гүзәл затлар арасында оештырылучы иң зур бәйгеләрнең берсе - "Нечкәбил"дә дә катнашып, республика конкурсының ярымфиналына үтте һәм "Казан-Арена" стадионында чыгыш ясады. -Балачактан әтисез булуыма...
-
Юл фаҗигасендә 52 яшьлек шоферның гомере өзелгән (фото)
"Газель" йөртүчесен Сарман Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 23.10 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына Җәлил-Сарман трассасының 23 нче чакрымында җитди юл һәлакәте булуы турында хәбәр ителгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Муртыш Тамак авылыннан...
-
1 октябрьдә Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
1 октябрьдә Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Кукмарада иминлек атнасы бара
Районда балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" узды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары белән очрашып, кисәтү әңгәмәләре үткәрделәр. Инспекторлар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш иттеләр.
-
Кукмарада юл фаҗигасе (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 сентябрьдә поселокның Степан Разин һәм Ленин урамнарында юл фаҗигаләре була, автомобильләр бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Фотолар ЮХИДИдән алынды
-
Венера Ганиева 60тан соң да яшь һәм сәламәт булуның серләрен ачты
- Аллага шөкер, 61 яшемдә сәламәтлеккә зарланам дип әйтә алмыйм. Моның өчен мин Ходаема бик рәхмәтлемен. Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында, аны кайгырта белергә генә кирәк. Профилактика чараларын үтәү мөһим. Прививкалар күптән ясаткан юк. Иммунитетны мин ризык, витаминнар аша ныгытам. Файдалы ризык ашарга тырышам. Парда пешкән яшелчәләргә ни җитсен инде?!...
-
Лубян урман-техник көллияте Президентның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм республиканың урман хуҗалыгы тармагына белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен "Лубян урман-техник көллияте" дәүләт бюджет учреждениесе коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Табиб хатасы белән 2015 елда - 712, 2016 елның алты аенда 352 кеше үлгән
2016 елның беренче ярты елында Тикшерү комитеты мондый төр җинаятьләр турында 2,5 меңнән артык хәбәр алган һәм 419 җинаять эше кузгаткан 2015 елда 700ләп кеше табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән үлгән, 2016 елда ярты ел эчендә шул сәбәп белән 350 кеше якты дөнья белән хушлаша, дип хәбәр итә...
-
ЮХИДИ хезмәткәре гимназия укучылары белән очрашты (фото)
ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров кичә Кукмара беренче гимназиясе укучылары янында кунакта булды. Инспектор балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләде, куртка һәм сумкаларга беркетеп кую өчен "смайлик"лар өләште.