Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиб хатасы белән 2015 елда - 712, 2016 елның алты аенда 352 кеше үлгән

2016 елның беренче ярты елында Тикшерү комитеты мондый төр җинаятьләр турында 2,5 меңнән артык хәбәр алган һәм 419 җинаять эше кузгаткан 2015 елда 700ләп кеше табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән үлгән, 2016 елда ярты ел эчендә шул сәбәп белән 350 кеше якты дөнья белән хушлаша, дип хәбәр итә...

2016 елның беренче ярты елында Тикшерү комитеты мондый төр җинаятьләр турында 2,5 меңнән артык хәбәр алган һәм 419 җинаять эше кузгаткан

2015 елда 700ләп кеше табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән үлгән, 2016 елда ярты ел эчендә шул сәбәп белән 350 кеше якты дөнья белән хушлаша, дип хәбәр итә ТАСС. Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге мәгълүматларны Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелгән җинаять эшләрен тикшерүгә багышланган коллегиядә җиткергән.

"2015 елда ятроген җинаятьләр буенча 888 кеше зыян күргән дип билгеләнгән. Табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән 712 кеше, шул исәптән 317 бала үлгән. 2016 елда 352 кеше, шулардан 142 бала шул ук гаеп аркасында якты дөнья белән хушлашкан", - дигән Бастрыкин.

"2016 елда Тикшерү комитетының тикшерү органнарына табиб хаталары белән бәйле һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәүгә кагылышлы җинаятьләр турында 2,516 мең хәбәр кергән, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 419 җинаять эше кузгатылган", - дип аңлатып үтә Тикшерү комитеты башлыгы.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бастрыкин төбәкләрдәге проблемаларга игътибар бирә. Аерым алганда, Башкортстанда һәм Ульяновск өлкәсендә тикшерүчеләрнең нигезсез процессуаль каралар кабул итүләре яки бөтенләй бер ни дә эшләмәүләре игътибарга алынган.

Табиб хатасы белән булган соңгы зур яңгыраш тапкан очрак Мәскәүдә Наро-Фоминскида криптоген сепсистан биш яшьлек кыз бала үлеме белән бәйле була. 22 августта баланы стоматология хастаханәсенә көчле теш авыртуы белән алып киләләр. Табиб теш каналын чистарта, әмма 28 августта кыз бала аяклары авыртудан зарлана. Әти-әниләре аны шәхси клиникага алып баралар, анда рентген ясала һәм сеңерләр тартылу диагнозы куела. Аннан әти-әнисе үзвакытында квалификацияле ярдәм күрсәтелмәде дип Наро-Фоминск район сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә. Медиклар авыртуны баса торган препаратны кулланырга тәкъдим итәләр. Баланы әти-әнисе биредә госпитализацияләүдән баш тарта. Аннан табиб аларга Мәскәү сырхауханәсенә барырга юллама бирә. Ничек кенә тырышсалар да, кыз бала кичен үлә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев