«Барс Арена»да 150 яшь спортчы самбо буенча көч сынашты
Спорт

«Барс Арена»да 150 яшь спортчы самбо буенча көч сынашты

Анда 13-15 яшьлек спортчылар үз категорияләре буенча көч сынашты.

"Барс Арена" спорт-сәламәтләндерү комплексында самбо буенча ачык  турнир узды. Турнир "Зилант" спорт мәктәбендә самбо бүлегенең чыгарылыш укучылары призына, "ВСТ - Реконструкция" җәмгыяте Кубогына оештырылды. 

 Спорт чарасында Киров өлкәсе, Чувашия, Марий Эл һәм Татарстан Республикаларыннан  үсмерләр, барлыгы 25 команда, 150 спортчы көч сынашты. 

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, "Сугышчан кардәшлек" оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Вениамин Чубаренко һәм башкалар сәламләде.

Барлыгы 25 команда, 150 спортчы көч сынашты. 
Барлыгы 25 команда, 150 спортчы көч сынашты. 

"Безнең биредә беренче генә очрашуыбыз түгел. Әлеге турнирның тарихы дәвамлы булыр, озак елларга сузылыр дип ышанам. Самбо ул безнең барыбызны да егылырга һәм торып басарга өйрәтә, дип әйтәләр. Бу спортка гына түгел, тормышта кагыла. Киләчәктә дә көчле ихтыярлы, Ватанны яратучылар булырсыз дип ышанам. Барыгызга да уңышлы көрәш телим", - диде Айгөл Багаманова. 

Мөхтәрәм кунак, "Сугышчан кардәшлек" оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Вениамин Чубаренко да,  12 яшеннән алып, армиягә киткәнче самбо белән шөгыльләнгән булган."Көрәш ул зур ихтыяр көче, җитезлек, сабырлык сорый. Ярышта катнашучыларга уңышлар, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телим", - диде ул.

Тантаналы өлештә райдашларыбыз: Раниф Сәмигуллин, Фаил Галимуллин, Нияз Мөхәмәтов, Рәшит Шакирҗанов, Рафил Вәлиевларга "Сугышчан кардәшлек" Бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасы рәисенең "Сугышчан кардәшлек" ветераннар оешмасы каршындагы хезмәтләре өчен", Азат Хуҗинга "Сугышчан хәрәкәтләр ветераны" медальләре, махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән якташыбыз Фәннур Гайфетдиновның тормыш иптәше Илсөяр ханымга "Һәлак булган Ватанны саклаучының гаиләсенә" дип исемләнгән истәлек билгесе тапшырылды.
Самбо ярышы ике келәмдә алып барылды. Анда 13-15 яшьлек спортчылар үз категорияләре буенча көч сынашты.

Нет комментариев