Халык мөрәҗәгатьләре — игътибар үзәгендә: Кукмара районы прокуроры гражданнарны кабул итте
Соңгы яңалыклар

Халык мөрәҗәгатьләре — игътибар үзәгендә: Кукмара районы прокуроры гражданнарны кабул итте

Артур Алмаз улы федераль һәм республика программалары кысаларында төзелгән мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында булды.

Район прокуроры Артур Исрафилов Манзарас авыл җирлегендә гражданнарны һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен кабул итте. 

Кабул итү вакытында гамәлдәге законнарга кагылышлы сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге, белем бирү оешмаларында укучыларны транспорт белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр турында мөрәҗәгатьләр кабул ителде.

Артур Алмаз улы федераль һәм республика программалары кысаларында төзелгән мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында булды. Ачыкланган кимчелекләр буенча подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрелде, кимчелекләрне бетерү мәсьәләсе контрольгә алынды.

Фото: Кукмара районы прокуратурасы


Нет комментариев